Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Көнгә ничә тапкыр әни дибез, рәхәт тә соң әни диюләр!

25 нче ноябрь көнне мәдәният йортында «Әниләр көненә» багышланган бәйрәм кичәсе үтте. Кичә аналар күңеле шикелле җылы, йомшак, матур хисләргә бай булды: чарада катнашучылар әниләргә багышланган шигырьләр, җырлар тыңладылар, үзләре дә җырладылар. Авыл үзешчәннәренең һәр чыгышы тамашачы алкышларына күмелде/