Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Мәңге исән, Исәнбәт!

Китапханәдә язучы Нәкый Исәнбәтнең иҗатына багышланган әдәби кичә үтте. Нәкый Исәнбәт – татар әдәбиятын үзенчәлекле әсәрләр белән баеткан талантлы язучы, шул ук вакытта татар халкының тел, әдәбият хәзинәләрен җыю, барлау, гыйльми өйрәнү һәм аларны системага салып, бастырып чыгару өлкәсендә армый-талмый эшләүче күренекле галим дә. Кичәдә  Нәкый Исәнбәтнең тормыш юлы һәм иҗаты турында тирән эчтәлекле мәгълүматлар бирде, аның китаплары белән таныштырдык. Шулай ук язучының әсәрләреннән өзекләр белән nаныштык, табышмаклар китабына кергән табышмакларына җаваплар эзләдек.