Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Яшәү дәрте бездә сүнмәгән!

Мәдәният йортында “Яшәү дәрте бездә сүнмәгән” исеме астыда узган супер-бабай  район бәйгесенең зона өлешендә Урта Пошалым, Югары Пошалым, Лесхоз һәм Кече Төрнәле авылыннан килгән өлкән яшьтәге ир- атларыбыз катнашты. Бәйге дип аталса да, анда катнашучыларның һәркайсы җиңүгә лаек  иде. Өлкән буын кешеләре, аларның тормыш юлы, һөнәрләре, тәрбия алымнары белән танышып, без - урта буын һәм яшьләргә өлге итеп алыр, якыннарыбызның никадәр уңган, тыйнак, сәләтле, тырыш, кадер-хөрмәткә лаек кешеләр икәнлеге турында уйланыр өчен тагын бер мөмкинлек булды. Тормыш юлыннан үткәндә алар сынауларны лаеклы үткән, озак еллар тырышып эшләгән, балалар үстергән, белем дә алган, гаиләсен дә саклаган, хуҗалыгын да тәртиптә тоткан,  җыр-биюгә дә вакыт тапкан