Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Гүзәл Яхина: Зөләйха милләт түгел, аерым бер кеше тарихы...

Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы китап яратучылар арасында гына түгел, ә галимнәр, татар язучылары арасында да зур кызыксыну уятты. Россия әдәбиятчылары, тәнкыйтьчеләре тарафыннан җылы кабул ителгән әлеге романны якташлары арасында өнәп бетермәүчеләр дә очрый. Татарда мәҗүси йолалар булмаган, автор татар тормышыннан хәбәрдар түгел дигән фикерне белдерүчеләр дә шактый. Безнең китапханәнең укучылары әсәрне укыгач нинди фикердә калган икәнне ачыклау өчен китапханәдә  «Ачык китапханә»(Живая библиотека) игълан ителде. Китапханә төне кысаларында китапханәгә килгән һәр укучы бу әсәргә карата үз фикерләрен белдерә алды.