Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Дөнья күзенә ап-ак төс булып тулыр идем...

24 октябрь  көнне балалар язучысы Рәшит Бәшәрнең иҗатына багышланган балалар иртәсе узды. Бүгенге көндә Рәшит Бәшәр 15 китап авторы. Аның балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган китапларында балаларда хезмәт сөючәнлек, тугрылык, ихласлык, хайваннарга карата мәхәббәт кебек сыйфатларны тәрбияләү максат итеп куелган. Балалар юбилярның биографиясе белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар.