Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Өлкәннәрдә акыл, сабырлык, әле дә сез бар үрнәк алырлык!

1990 елның 14 декабрендә 1 октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар. Мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды. Кичә күңелле җырлар, матур биюләр, ялкынлы шигырьләр, котлаулар белән үтте. Килгән өлкәннәр күңел ачып, бик рәхмәтле булып кайтып киттеләр.