Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Музейларда безнең тарих...

Безнең Арча районы – музейлар ягы. Районда республиканың бердәнбер Әдәбият һәм сәнгать музее, Габдулла Тукайның мемориаль комплексы, Тукаевлар гаиләсенең Кушлавыч авылындагы музей-усадьбасы, дөньядагы бердәнбер Әлифба музее, язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең туган җире Гөберчәктәге музее, Арчада Халык мәгарифе музее эшли. Балаларга шушы музейлар турында информация бирү өчен музей заллары буенча виртуаль сәяхәт оештырылды. Мондый сәяхәттән соң укучыларда әлеге экспонатларны музейга барып, үз күзләре белән күрү теләге арта, чөнки презентация аша гына туган як тарихы музеендагы барлык экспонатларны да күрсәтеп бетерү мөмкин түгел. Шулай ук балаларда китапханәдәге авыл тарихына багышлап оештырылган музей да зур кызыксыну уятты.