Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Туган яктан илһам алып...

Татарстан Республикасы Президенты, Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проект кысаларында, башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәдәни көндәлек” тапшыру тантанасы узды. Укучыларга авылыбызның, районыбызның, республикабызның милли традицияләре, гореф- гадәтләре турында сөйләдек. Балаларга әлеге көндәлекнең ни өчен кирәк икәнен, аны тутыру тәртибе аңлатылды. Соңыннан балалар өчен китапханәдәге авыл тарихы музеенда экскурсия оештырылды.