Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Сөмбелә, Сөмбелә, синнән нурлар сибелә!

Сөмбелә – башак дигән сүз. Өлгергән башак, уңыш, байлык, көзге муллык дигән сүз. Менә шушы көзге байлыкта, муллыкта бәйрәм ителә торган бәйрәм ул – Сөмбелә. Табигатьнең иң асыл фасылы - алтын көздә халкыбызның онытыла башлаган матур бәйрәме - Сөмбелә килә. Ул вакытта инде бөтен урып-жыю эшләре тәмамлана. Уңыш келәтләргә, амбарларга тутырылып беткән була. Бәйрәмгә алдан ук мул итеп ризык әзерләнә, камыр ашлары пешерелә. Кешеләр өйдән-өйгә йөреп күңел ачалар. Шушы көннәрдә без дә Сөмбелә бәйрәмен үткәрдек. Балаларның көзге уңышка багышланган рәсемнәреннән, яшелчә-җимешләр кулланып ясалган кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Алар матур итеп шигырьләр сөйләде, җырлады, табышмакларга җаваплар эзләде.Сөмбелә бәйрәме бик күңелле узды.