Көзге муллык – изге эшләргә!
“Көзге игелек атнасы" акциясе кысаларында инде традициягә әйләнгән хәйрия ярминкәсе үткәрелде. Бу ярминкәләр мохтаҗ кешеләргә булышу максатыннан оештырыла. Анда сатуга авылдашларыбыз тарафыннан үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, пешерелгән ризыклар, кул эшләре сатуга куелда. Барлыгы 3000 сумлык товар сатылды. Ярминкәдән җыелган акча янгыннан зыян күргән гаиләгә тапшырылачак.