Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Чишмә чистарту - изге эш.

     Чишмәнең саф суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Аның янына туктап, бит - кулыңны юсаң, уч тутырып су эчсәң, өстән йөк төшкәндәй була, җиңеләеп каласың. Күрәсең, шуңадыр кешелек дөньясы элек-электән чишмәләргә игътибарлы булган. Аларны чистарту, төзекләндерү һәм тәрбияләп тору изге эш, әҗер-савап саналган.

      Без дә Түбән Пошалым авылында яшәүче “Ак калфак” оешмасына йөрүче хатын –кызлар белән “Чишмә чистарту” көне уздырдык. “Җәмилә чишмәсе”нә бара  торган  юлларны чистартып, чүпләрдән арындырып чишмәләрне матурладык. Чишмә яннарын чистарткач, чишмәләребезгә җан кергәндәй булды. Эш тәмамланган соң чәй өстәле янында авыл яңалыклары белән уртаклаштык, киләчәккә планнар төзедек.