Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Күңелләрдән күңелләргә салыйк күперләр...

     Кем булырга, нинди һөнәр сайларга, укырга кая барырга? Бу сораулар зур тормыш юлына аяк басарга әзерләнүче һәр баланы борчый. Һәркем үзенә ошаган, үзенең мөмкинлекләренә туры килә торган, киләчәктә актуаль булган һөнәрне һәм белгечлекне сайларга омтыла. 12 июль көнне китапханәдә студентлар белән очрашу кичәсе булып үтте. Алар укучыларны үзләренең укыган уку йортлары, студентлар тормышында була торган кызыклы вакыйгалар белән таныштырдылар, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Студентлар белән очрашу, фикер алышу кирәкле чара. Киләчәктә һөнәр сайлаганда мондый очрашулар аларга һичшиксез ярдәм итәчәк.