Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Челтерәп ага чишмәкәй...

    Һәр авылның үз тарихы, үз атамалары бар. Халык авылның кое-чишмәсенә , елга-күленә, чокыр-басуларына, урман-болыннарына бик матур исемнәр биргән. Кем булуыңны белү өчен туган ягыңны тарихи яктан гына өйрәнү җитми, ә географик яктан өйрәнү дә зур әһәмияткә ия.Шушы максат белән без авыл чишмәләренә экскурсия оештырдык. Безгә чишмәләр кирәк. Безнең әби-бабаларыбыз да кадерләгән, хөрмәт иткән аларны. Бу сәяхәттә китапханәче балаларны чишмәнең тарихы белән таныштырды, аларның кайда, ничек килеп чыгулары турында мәгълүмат бирде. Балалар чишмәнең саф суыннан авыз иттеләр.