Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Табигать язмышы – безнең язмыш.

    Балалар белән «Табигать язмышы – безнең язмыш» дигән уен-дәрес үткәрде.Әлеге дәрестә балалар хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән якынрак танышты.Экологик сукмак буйлап барганда берничә тукталышта туктап төрле биремнәр үтәргә туры килсә дә, балалар үзләрен сынатмадылар. Балаларга һәр агачның, һәр кошның файдалылыгын, табигатьне саклау, карау турында әңгәмә үткәрелде, ә нәрсә ул табигать, бездә нинди кошлар яши, табигатьне саклар  өчен без нишләргә тиеш кебек сорауларга җавап эзләдек.