Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Саклый күр табигать баласын, соң син бит табигать баласы!

    18 июнь көнне балалар белән табигатькә экологик экскурсиягә чыктык. Әңгәмә барышында балалар табигать турында ничек кайгыртырга кирәклеген белделәр. Урманда ял иткәннән соң үз артыннан җыештырырга, чәчәкләрне сакларга, чүпләмәскә, агачларны ватмаска кирәклегенә төшенделәр. Табигатьтә барысы да үзара бәйләнгән. Кеше-табигать патшасы түгел, ә аны саклаучы. Табигатьне сакларга, киләчәктә һәм киләсе буын кешеләр аның матурлыгына соклана, чиста һава сулый алсын өчен аңа сакчыл карарга кирәк. Балалар туган төбәкләрендә үсүче агачлар,үсемлекләр турында бай мәгълүмат тупладылар. Табигать кочагында хәрәкәтле уеннар уйнадылар.