Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

. 63 елдан соң очрашу.

    2019 нчы елның 15 июнь көне 1941 - 1942 нче елларда туган, моннан 63 ел элек Урта Пошалым урта мәктәбен тәмамлаган сыйныфташлар очрашуга җыйналды. Мәктәпне тәмамлаганнан соң дистә еллар үтсә дә, тормыш күбесен авыр сынаулар белән сынаса да, барысы да шул ук - саф, самими, чиста күңелле калганнар. Ерак араларны якын итеп, шушы очрашуга кайткан бу сыйныфташларга карап, сокланып та, сөенеп тә туя алмадык без. Бу очрашуга ямь өстәгән тагын бер әйбер – ул шушы чал чәчле сабакташларның очрашуына 5-7 сыйныфларда укыганда аларның сыйныф җитәкчесе булган Гөлҗәүхәр апа Борханованың табын түрендә утыруы булгандыр мөгаен. Кичәдә җыр – моң тынмады. Очрашу кичәсе башыннан ахырына кадәр матур истәлекләр,котлау һәм теләкләр белән үрелеп барды.