Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Халкымның изге йоласы – изге бәйрәм Сабантуй!

    Гасырлардан-гасырларга килүче, безне милләт буларак саклап калган, дөньяга таныткан милли бәйрәмебез Сабантуйны кем генә сагынып көтеп алмый икән? Авылыбыз үзешчән сәнгать осталарының җыр-биюләре һәркем күңеленә хуш килде, бәйрәм кәефе бүләк итте. "Берсеннән-берсе матур җырларга, дәртле биюләргә, гармун моңнарына кушылып биисе-җырлыйсы килә. Бәйрәм яме - спорт уеннарына да старт бирелде. Иң беренче мәйдан тирәли балалар йөгерде. Бүрәнә өстендә капчык белән сугышучылар да күп булды. Гер ыргыту, гер күтәрү, таяк тартышу, армспорт, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату һәм башка уеннар да кызганнан-кыза барды. Ә Сабантуйның күрке булган милли көрәштә кечкенәләрдән алып зурларга кадәр бил алышты.