Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Бәйрәмнәр бездә җитәрлек – үзе бәйрәм балачак!

     Җәйнең беренче көне җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм - Балаларны яклау көнен күп илләрдә зурлап үткәрәләр. Төп максаты - күңелле һәм бәхетле балачак һәр сабыйда булырга тиешлеген өлкәннәрнең исенә төшерү. Баланың елмаюы һәм шатлык тулы күзләре - ата-ана өчен моннан да мөһим нәрсә юк. Шушы көн уңаеннан  оештырылган бәйрәмдә балалар барысы да бик теләп уеннарда катнаштылар, җырладылар, биеделәр, асфальтка рәсем ясау конкурсында катнаштылар. Хәрәкәтле уеннар, туп,обруч белэн куп торле уеннар уйналды, җәй темасына табышмакка җаваплар әйтелде. Һәр катнашучы буләкләр алды.