Бүләкләрнең иң затлысы - Сабантуй батырына!
Халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туе якынлаша. Урта Пошалым һәм Түбән Пошалым авылларында Сабантуйга бүләк җыелды. Милли бәйрәмебез Сабантуена сөлге җыю буыннардан-буыннарга тапшырылучы иң матур йолаларның берсе ул. Әлеге йола бәйрәмгә берничә көн кала алдан үткәрелә һәм Сабантуйга әзерлекнең төп атрибуты булып тора. Авыл халкы сөлге-яулыклар җыючыларны һәрвакыт шатланып көтеп торган, бүләген дә алдан әзерләп куйган. Бүләкләр халык уеннарында җиңүчеләргә, җыр-биюгә осталыкларын күрсәтүчеләргә бирелә.