Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Кулъяулыгым чигүле”

  Китапханәдә 5-7 сыйныф  укучылары өчен  “Кулъяулыгым чигүле” дип исемләнгән мастер класс үткәрелде. Китапханәче укучыларны Н.Сергееваның “Тылсымлы бизәк” китабы белән таныштырды, чигү тарихы, чигү элементлары турында аңлатма бирде.  Чигелгән кулъяулыклар буенча күзәтү ясадылар, фикер алыштылар. Китапханәче укучыларга кулъяулык чигү алымнарын өйрәтте. Барысы да мастер класстан канәгать калдылар.