Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Кешене туйдыручы-һөнәр”

   Урта Курса авыл китапханәсендә 2019 ел Татарстанда эшче һөнәрләр елына  багышланган “Кешене туйдыручы-һөнәр”   исемле мәгълүмат сәгате үтте. Китапханәче күргәзмәгә күзәтү ясады. Укучылар китаплар, журналлар  белән таныштылар, табышмаклар чиштеләр, кроссворд сорауларына җавап бирделәр, мәкальләрне искә тошерделәр, презентация  карадылар.