Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

"Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз"

  Бөтендөнья кычкырып уку көне уңаеннан, республикада  "Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз" дип исемләнгән акция игълан ителде. Шул уңайдан, мәктәптә һәм балалар бакчасында китапханәче кычкырып уку көне үткәрде. Ул  язучы А.Алишның тормышы һәм иҗаты турында кыскача белешмә бирде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Һәр укучы чиратлап күргәзмәгә куелган китаплардан әсәрләрне кычкырып укыды. Җ.Дәрзаманның  "Безнең әлифба", “Иң зур хикмәт”, "Карурман кунаклары", Алмаз Гыймадиевның "Телефонлы кәҗә",               Х.Халиковның “Бабай белән Сарбай”, Йолдыз Шәрәпованың "Бәхетле агач" әсәрләре укылды. Ә балалар бакчасында китапханәче Мөҗәһитнең “Аю ничек баллы булган” әкиятен кычкырып укыды. Укучыларга  акциядә катнашу бик ошады, китапларны өйләрендә уку өчен алдылар.