“Батарейка тапшыр-керпенең гомерен сакла!”
Урта Курса авыл китапханәсендә иске батарейкаларны җыю буенча “Батарейка тапшыр-керпенең гомерен сакла!” дип аталган акция дәвам итә. Китапханәгә батарейкалар алып килгән һәркем әлеге акциягә кушыла һәм табигатьне саклауга үзеннән өлеш кертә. Акция 29 майга кадәр дәвам итә.