Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

"Театр үткәнне бүгенгегә, бүгенгене киләчәккә тоташтыручы рухи мәйдан"

  Театр елы уңаеннан район мәдәният бүлеге игълан иткән "Театр үткәнне бүгенгегә, бүгенгене киләчәккә тоташтыручы рухи мәйдан" исемле авыл драма коллективлары арасында фестиваль кысаларында 01 март көнне  Урта Курса Мәдәният йорты үзешчәннәре көче белән Х.Ибраһимов һәм Р.Сәгъдинең "Кияү абый" пьесасы сәхнәгә куелды.  Китапханәче Мәдәният йортында театр елы уңаеннан "Театр яктылыкка, нурга илтә" исемле китап күргәзмәсе төзеде һәм аңа обзор ясады.