“Сатира батыры”
Урта Курса авыл китапханәсендә сатирик-язучы, публицист Фәнзаман Батталның тууына 80 ел тулуга багышланган “Сатира батыры” исемле китап күргәзмәсе төзелде. Китапханәче күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Китап укучылар кызыксынып китаплар белән таныштылар. Укырга китапларын алдылар.