Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Туган телем - иркә гөлем”

    21 февраль көнне Урта Курса авыл китапханәсендә 8-9 нчы сыйныф укучылары белән туган тел көненә багышланган  “Туган телем –иркә гөлем”  исеме астында әдәби кичә үтте.

  Максат: туган телебезгә карата балаларда кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү; татар халык авыз иҗаты әсәрләрен белү күнекмәләрен үстерү.

  Бүген укучыларыбыз татар телендә Ватаныбызны, горур халкыбызны зурлыйлар, туган телебезгә, үскән җиребезгә мәдхия җырлыйлар.  Безнең гөрләп чәчәк аткан Ватаныбыз, бөтен дөньяга билгеле булган татар телебез бар. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата.  Туган йортыбызның, туган авылыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр, җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез. Кичәбез “Туган тел” җырын башкарып тәмамланды.