“Әфганчылар батырлыгы ”
16 февраль көнне мәктәптә 1-4 нче сыйныф укучылары белән афган сугышында катнашучы авылдашларны искә алып “Әфганчылар батырлыгы ” исеме астында музейга сәяхәт ясадык. Әфганстан сугышында катнашкан авылдашларыбызга музейда аерым почмак булдырылган: укучылар стенд һәм альбом материаллары белән таныштылар. Бу сугышчылар арасында сугышта алган яралардан вафат булганнары да бар икән. Аларның батырлыклары балаларда соклану уятты.