“Китап - кадерле бүләк”
Урта Курса авыл китапханәсендә өлкән яштәге китап укучылар белән “Китап - кадерле бүләк” исемле мәгълүмат сәгате үтте. Китапханәче укучыларны яңа китаплар белән таныштырды. Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык -тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. Өлкән укучыларыбыз китапның нинди кадерле булуын күңелләре аша җиткерделәр, үз фикерләре белән уртаклаштылар.