Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Тәмле телле, тәмле сүзле булыгыз”

 Урта Курса "Ләйсән" балалар бакчасында “Тәмле телле, тәмле сүзле булыгыз”  исеме астында тәрбия сәгате үтте. Китапханәче балаларны  әдәпле булу серләренә төшендерә торган үзенчәлекле китаплар белән таныштырды. “Тәмле сүз” китабыннан “Беренче рәхмәт”, “Хикмәтле сүз”, ”Акыллы малай икән” шигырьләрен һәм “Тәмле сүз”, “Шомырт нигә елый?..”хикәяләрен укыдык. Әлеге әсәрләрне тыңлап, бала кешеләрдәге уңай һәм тискәре сыйфатларны бәяләргә, яхшыны начардан аерырга, үзе кылган гамәлләрнең асылына тошенергә өйрәнә.