Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Шагыйрь күңеленә сәяхәт”

  19 нчы ноябрь көнне Урта Курса авыл китапханәсендә татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай, А.Алиш исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Г.Х.Андерсен исемендәге шәрәфле диплом иясе Шәүкәт Галиевның тууына 90 ел  тулуга  багышланган “Шагыйрь күңеленә сәяхәт” исемле китап күргәзмәсе төзелде. Китапханәче күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Китап укучыларның олысы да, кечесе дә кызыксынып Шәүкәт Галиевның иҗаты белән таныштылар. Укырга китапларын алдылар.