Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Канатлы китаплар”

  10 нчы ноябрь көнне Урта Курса авыл китапханәсендә мәктәп укучылары белән “Канатлы китаплар” исемле китапханә дәресе үткәрдек. Китапханәче укучыларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды. Китап-канатлы ул! Китап үзенең канатына утыртып, сине мең елга артка илтеп ташлый, яисә ул кешене йөз елга алга алып китә. Әнә шундый могҗизалы нәрсә ул китап. Укучылар үзләре теләгән китапларны сайлап алдылар, алардан өзекләр укыдылар.