"Каникулны китап белән уздыр"
Урта Курса мәктәбендә 1-4 нче класс укучылары белән"Каникулны китап белән уздыр"дигән темага китапханә дәресе үткәрдек. Максат: укучыларда китапка карата кызыксыну уяту, китаплардан бик күп киңәш алып булуны аңлату. Китап уку – бик файдалы һәм кызыклы шөгыль. Китап укып сез белем аласыз, үзегезгә кирәкле һәм файдалы мәгълүмат туплыйсыз дип сөйләдем. Кызыклы китаплар белән таныштырдым, алардан өзеклэр укыдык.Укучылар кызыксынып тыңладылар, укырга китаплар алдылар.