Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Китап юлдашың булсын”

  25 октябрь көнне Урта Курса авылы китапханәчесе, Сарай Чокырча авылы мәктәбендә кучмә китапханәдә укучылар белән “Китап юлдашың булсын” исемле викторина үткәрде.           Китап уку – бик файдалы һәм кызыклы шөгыль. Китап укып сез белем аласыз, үзегезгә кирәкле һәм файдалы мәгълүмат туплыйсыз,  күп кенә үзегезне кызыксындырган сорауларга җавап табарсыз дип сөйләдем. Укучылар китапка карата булган кызыксыну, китапларны ярату, бик күп укып китаплардан киңәш  алып, китап белән серләшеп булуын аңлаттылар. Китаплар ярдәме белән, алар викторина сорауларына  да төгәл җавап бирделәр.Укырга китаплар алдылар.