“Шәҗәрә – безнең тамырлар”
19 октябрь көнне Урта Курса мәктәбендә башлангыч класс укучылары белән “Шәҗәрә – безнең тамырлар” исеме астында, информация сәгате үткәрдек. Китапханәче китап күргәзмәсе төзеде, күргәзмәгә күзәтү үткәрде, укучыларны Марсель Әхмәтҗановның “Татар шәҗәрәләре” китабы белән таныштырды. "Минем нәсел шәҗәрәм" дигән презентация күрсәтелде.