“Шигъри әкиятләр остасы”
17 нче сентябрь көнне “Ләйсән “ балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Шигъри әкиятләр остасы” исеме астында,балалар шагыйре Абдулла Алишның тууына - 110 ел тулуы уңаеннан, әкият сәгате үткәрдем. Балаларны Абдулла Алишның тормыш юлы, китаплары белән таныштырдым. Абдулла Алиш балаларга күбрәк әкиятләре белән билгеле. Балалар белән аның әкиятләрен санап чыктык, ә “Койрыклар” әкиятен бергәләп укыдык. Балалар бик кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр, әкият геройлары булып сойләшеп карадылар. Абдулла Алишның әкиятләре, матур рәсемле китаплары аларга бик ошады.