Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Яңа китаплар илендә”

Яшь китап укучылар белән китапханәче  “Яңа китаплар илендә” дигән китапханә дәресе үткәрде. Дәреснең Максаты: укучыларны яңа китаплар белән таныштыру, укучыларда китапка карата кызыксыну уяту. Балаларның системалы китапханәгә йөрүләренә ирешү.

Китапханәче  укучыларны  китапханә кагыйдәләре белән таныштырды. Шулай ук  төрле әкиятләрдән өзекләр укыды, “Табышмак әйтәм, җавабын тап”  уенында балаларның зирәклеген сынады. Китапханәгә соңгы елларда кайткан балалар китаплары, вакытлы матбугат,  төрле форматтагы китаплар белән танышу балаларда зур кызыксыну уятты. Һәр бала китапханәгә язылып күңелләренә хуш килгән китаплар алды. Китапханәче укучыларга: ”Китап укуның тел байлыгын арттыруы, сөйләмебезне матурлавы турында аңлатты. Камил итеп сөйләшү өчен, китап уку укучы өчен беренче урында тора”,- диде.