Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Туган телем –Тукай теле”

Кичәгә 1-4 сыйныф укучылары кунакка чакырылды. Укучылар кичәгә Габдулла Тукайның тормыш юлын, шигырьләрен, җырларын өйрәнеп килгәннәр иде. Очрашу барышында китапханәче апалары белән бергәләп Тукайның тормыш юлын, иҗатын белүләре буенча белемнәрен тикшерделәр. Кроссворд чиштеләр, Габдулла Тукайның әкиятләрен, шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. ”Габдулла Тукай – сүнмәс йолдыз” дигән слайд- презентация тәкъдим ителде. Китапханәче “Туган телем –Тукай теле” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, укучыларны язучының яңа басылып чыккан китаплвры белән таныштырды.  Кичәдә актив катнашкан укучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Очрашу  Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын белән тәмамланды.