Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

Авыл хуҗалы хезмәтчәннәре белән очрашу

Урта Курса авыл китапханәсендә “Хезмәтем – җан рәхәте” исеме астында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашу булып узды. Очрашуда” Курса МТС ы “ширкәте  җитәкчеләре, белгечләр, авыл җирлеге башлыгы һәм Югары Курса авылы халкы  катнашты. Бүгенге авыл алдында торган проблемалар, ширкәттә эшнең оештырылуы, 2015 ел нәтиҗәләре - болар очрашуда күтәрелгән мәсьәләләрнең кайберләре. Китапханәче Дамира Даниловна авылдашларын китапханә, яңа китаплар белән таныштырды. Шулай ук иң күп китап укучыларны билгеләп үтте. “Авыл хезмәтчәннәренә ярдәмгә”, “Саулыгым – сәләмәтлегем” дип аталган китап күргәзмәләренә күзәтү ясалды. Күптән көтелгән, кызыклы очрашу һәркемнең күңеленә хуш килде.