Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

" Кыш Бабай бүләк өләшә "

  16 нчы декабрьдә китапханәдә балалар белән “Кыш Бабай бүләк өләшә”  дип исемләнгән әкият сәгате үткәрдек. Китаплардан күргәзмә куйдым. Күргәзмәне Яңа елга багышланган шигырьләрдән, матур, рәсемле китаплардан төзедем.  Балалар китапларны бик теләп, кызыксынып укыдылар. Китаплар белән танышкач, әкият  тыңладылар. Әкиятләрне без “Иң матур сүз” китабыннан  укыдык. Аяз Хәсәннең “Кыш Бабай  бүләк өләшә”, Владимир Дальның “Кар кызы” әкиятләрен укыдык, фикер алыштык.  Әкиятләрнең эчтәлеге бик мәгънәле, тәрбияви. Балаларга бик күнелле булды.