" Батырлар яши күңелдә "
21 нче февраль көнне мәктәптә 2-3 нче сыйныф укучылары белән әфганчыларны искә алу, " Батырлар яши күнелдә " темасына әңгәмә утте. Тулырак мәгълүмат туплау өчен, укучылар белән мәктәптәге туган якны өйрәнү музеена экскурсия ясадык. Әфганстан һәм чечня сугышларында катнашкан авылдашларыбызга музейда аерым почмак булдырылган : укучылар стенд һәм альбом материаллары белән таныштылар. Бу сугышчылар арасында сугышта алган яралардан вафат булганнары да бар икән. Аларның батырлыклары балаларда соклану уятты.