"Китапханәгә, китаплар иленә сәяхәт"
Укучы балалар китапханәдәге китаплар илендә сәяхәттә булдылар. Күп төрле китаплар белән таныштылар, күргәзмә карадылар. Китапханәче, укучыларга белемле булу өчен, китап укуның файдалы булуын аңлатты. Китап - ул кешедә уңай сыйфатлар тәрбияли, акыллы, тәртипле булырга өйрәтә, зур тормышка әзерли.