Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Без Тукайны укыйбыз”

   Урта Курса авылы китапханәсендә Урта Курса "Ләйсән" балалар бакчасы нәниләре өчен, китапханәче бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган “Без Тукайны укыйбыз” исеме астында кычкырып китап уку сәгате үткәрде. Китапханәче “Тукай балаларга” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзеде, балаларны Габдулла Тукай биографиясе һәм китаплар белән таныштырды, алардан шигырьләр, әкиятләр укыды. Балаларга бигрәк тә “Шүрәле”, “Су анасы”, “Әтәч илә энҗе бөртеге”, “Эш беткәч уйнарга ярый” китаплары ошады. Тукай китаплары балаларны матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди.