Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

«Укытучының хөрмәтле хезмәте»

    «Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм замана» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Урта Курса авыл китапханәсендә киң катлау укучылар  өчен Габдрахманова Стелла Зәки кызына багышланган «Укытучының хөрмәтле хезмәте» дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Арча районы горурлыгы Стела Зәки кызы Габдрахманова Ленин ордены, Мактау билгесе кавалеры, Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган шәхес. Китапханәче күренекле укытучыга багышланган “Бөек кеше ул - укытучы” дигән китап күргәзмәсе төзеде. Укытучы һөнәре - җирдә иң матур һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе. Укытучы исемен йөртү өчен куәтле көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы ышаныч кирәк. Һәр кеше укытучы була алмый, укытучы булып эшләү өчен күңел җылысы, ачык йөрәк, балаларга мәхәббәт кирәк. Әлбәттә, бүгенге герой-укытучы Стелла Зәки кызы шундый сыйфатларга ия. Укучылар герой-укытучың биографиясе һәм хезмәт юлы белән таныштылар, аңа багышлап язылган шигырьләрне укыдылар.