Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

"Йолдызларга таба юл"

    1961 елның 12 апрелендә дөньяда беренче тапкыр Юрий Гагарин космоска очкан һәм моның белән бәйле ел саен Космонавтика көне билгеләп үтелә. Бу көнне без укучылар белән "Йолдызларга таба юл" исеме астында мәгълүмати-танып белү сәгате уздырдык. Китапханәче “Кызыклы космос” китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Чарада укучылар мавыктыргыч, серле, кызыклы космос дөньясы белән таныштылар. Искиткеч космос, Ю.Гагарин, космоска очучы В.Терешкова турында сөйләдем.