Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

«Хатын-кызның күрке - яулык»

   Урта Курса авыл китапханәсендә Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф гадәтләр елына багышланган  “Хатын-кызның күрке - яулык” дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Китапханәгә “Ак калфак” кызыксыну клубына йөрүче хөрмәтле хатын-кызларыбыз кунакка килделәр. “Тормыш яме – Әнкәй, хатын-кыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәгә Сөембикә журналында яктыртылган уңган-булган хатын-кызларыбыз турындагы мәкаләләр урнаштырылды. Китапханә күзнең явын алырдай аллы-гөлле бизәкле яулык, шәлъяулык, шәлләр белән бизәлгән иде. Хатын-кызларыбыз сандык төпләрендә кадерләп сакланган яулыкларын алып килгәннәр. Китапханәче кичәне яулык тарихы белән таныштырудан башлады. Кичә барышында яулыкларга багышланган җырлар башкарылды, “Яулык салыш” уенын “Ак калфак”лылар белән уйнадык, “Яулыклар турында нинди җырлар беләбез” дигән викторинаның сорауларына күмәкләшеп җавап бирдек, татар халык табышмакларына җавап эзләдек, мәкальләрне искә тошердек, яулык белән бәйле истәлекләрне барладык. Яулыклар аша чорлар белән чорларны бәйләдек, узганнарга кайтып килдек. Хак әйтәләрдер, тарих яшәгәндә, йолалар сакланганда, милләт яшәр.