Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

«Рисуем, лепим, читаем»

   Урта Курса авыл китапханәсендә балалар өчен “Рәсем ясыйбыз, әвәләп ясыйбыз, китап укыйбыз” дип исемләнгән китапханә дәресе үтте. Әгәр сез мөстәкыйль рәвештә баланы укырга өйрәтергә карар кылгансыз икән - сезнең каршыгызда берьюлы берничә сорау туачак: кайчан башларга? нәрсәдән башларга? Нинди методика сайларга? Ничек "зыян салмаска"? Өстәвенә, сезгә төп кагыйдәне сакларга кирәк - уку мәҗбүри рәвештә түгел, уен форматында узарга тиеш. Һәм монда иҗат итү идеаль ярдәмче булачак! Китапханәче рәсемнәр, карточкалар һәм уенчыклар ярдәмендә баланы укырга өйрәтү буенча, үз тәҗрибәсе белән уртаклашты, файдалы киңәшләрен бирде. Безнең очрашу кызыклы һәм файдалы булды.