Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

«Китап-иң якын дус»

  Урта Курса авылы китапханәчесе, Урта Курса авылы мәктәбендә кучмә китапханәдә укучылар белән  “Китап-иң якын дус” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Китапханәче укучыларны яңа китаплар белән таныштырды. Китаплардан бик күп белем алып булуын, килеп туган сорауларга китаплардан бик тиз җавап табып булуын аңлатты. Лиана Әмирханованың “Китап яратучы малай” шигырен укучылар бик яратып тыңладылар. Укучылар үзләре дә китаплар укыдылар. Укырга китаплар алдылар.