Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

«Планета периодики»

  14 ноябрь көнне китапханәдә Бөтендөнья мәгълүмат көне уңаеннан, “Планета периодики” исемле мәгълүмат сәгате үтте. Күргәзмәгә  китапханәгә даими килүче барлык периодик басмалар куелды. Китап укучылар газета, журналлар белән таныштылар, үзләре укыган мәкаләләрнең эчтәлеге белән уртаклашып, фикер алышып, газета, журналлардагы кроссвордларны бергәләп чишеп, вакытны файдалы үткәрделәр. Укырга газета журналлар алдылар.