Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

«Бергә булыйк, бердәм булыйк!»

   3 ноябрь көнне китапханәдә мәктәп укучылары белән Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан «Бергә булыйк, бердәм булыйк!” дип исемләнгән викторина үтте. Чара барышында китапханәче  укучылар  белән дуслык, бердәмлек турында әңгәмә үткәрде. Китаплар белән таныштырды. Укучылар викторина сорауларына бик теләп җавап бирделәр. Вакытны файдалы һәм күңелле үткәрделәр.