Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Мәңгелек балачак илендә”

   Урта Курса авыл китапханәсе “Ләйсән” балалар бакчасында Ленар Шәехкә 40 яшь тулуга багышланган “Мәңгелек балачак илендә” дип исемләнгән әдәби иртә үткәрде. «Табигать тудырган талант» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты, китаплар белән таныштырды, әдәбиятка күзәтү ясады. Балалар Ленар Шәехнең эшчәнлеге турында белделәр, аның шигырьләрен татар һәм рус телләрендә ишеттеләр, шигъри уеннар уйнадылар, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Чара барышында Ленар Шәехнең яхшы һәм гыйбрәтле шигырьләре балаларны әйләнә-тирәдәге барлык кызыклы әйберләрне күрергә, этикет кагыйдәләрен сакларга, хайваннарның тормышы белән шаярып кына танышырга ярдәм итте. Чөнки шигырьләрнең төп геройлары тыңлаучан, әмма шул ук вакытта шаян балалар бит.